Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары гыйбадәтханә территориясендә тәртип урнаштырырга ярдәм иттеләр

“Хыял” социаль приютында тәрбияләнүчеләр – “Импульс” волонтерлар отряды һәм “Беренчеләр хәрәкәте” яшьләр иҗтимагый оешмасы активистлары изге Феодосий Тотемский исемендәге Аксубай православие чиркәве тирәсен җыештыру буенча өмә уздырдылар.

Укучылар православие мәхәлләсе территориясен көзге яфрак һәм ботаклардан чистарттылар, брусчатка һәм сукмакларны себерделәр. Балалар күтәренке кәеф белән эшләделәр, үз эшләрен мөмкин кадәр яхшырак башкарырга тырыштылар.

Миссионер эше буенча ярдәмче Антоний Рыбочкин укучыларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм чиркәүнең аш бүлмәсенә чакырды. Рухани белән аралашу чәй өстәле артында дәвам итте. Әңгәмә барышында рухани балаларның дин тормышы турындагы сорауларына җавап бирде.

Фото: Антоний Рыбочкин архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев