Районда терлек азыгы әзерләү югары темп белән бара.
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең 26 июньгә алынган мәгълүматларына караганда, алты мең ярымнан артык гектардан күпьеллык үләннәр чаптырылган, план буенча 8856 гектар. 17400 тонна сенаж салынган, бу план күләменең 39 процентын тәшкил итә. 9 мең тоннадан артык сыйфатлы печән җыелган – планга карата 75 процент.
Азык җитештерүчеләр һәр сәгатьтән максималь файдаланып эшлиләр.
«Чистай» ХКның «Аксу Агро» агрофирмасы хезмәткәрләре сенаж салу буенча эшләрне беренче көннән үк тулысынча җәелдерделәр. Бу хуҗалыкта азык әзерләүне махсус механикалаштырылган звено тәүлек әйләнәсе алып бара. Сусыл азык 6134 тонна җитештерелгән. Бу – кышлату өчен кирәкле күләмнең өчтән бер өлешеннән артыграгы.
Нет комментариев