Бәйрәмдә катнашучыларның игътибарын «Библиотека. Китапханә. Вулавăш» мәйданчыгы җәлеп итте.
Монда «Халкыбызның күңел җәүһәрләре», «Аксубай районының күренекле кешеләре», «Аксубай төбәге язучылары, шагыйрьләре, журналистлары» дип аталган мавыктыргыч әдәби мәйданчыклар; Халкыбызның күңел авазлары «Күңел җәүһәрләре». «Укы, Танып бел. Иҗат ит» һәм «Гаилә остаханәсе» Эко-китапханә академиясе эшләде.
Китап укырга яратучыларны язучы-якташларның иҗатын чагылдырган «Язучы-якташларыбыз иҗаты»; «Табигать дөньясына китап аша», «Әни, әти, китап һәм мин – тату гаилә» дип аталган китап күргәзмәләре җәлеп итте. «Татар милли күкрәкчәсен әзерләү буенча милли бизәкләр»; «Бәхет дагасы» ясау буенча остаханәләр кул эшләре яратучыларны җыйды. Эшне тәмамлагач, катнашучылар эшләнмәләрне бу көн истәлеге итеп үзләре белән алып киттеләр.
Китапханәчеләр шулай ук кунаклар өчен интеллектуаль танып белү квизы һәм танып белү-тикшерү лабораториясе эшен оештырдылар. Тантанада катнашучылар китапханә зонасына зур кызыксыну белән килделәр.
Нет комментариев