Аксубай районының «Актай» агрофирмасы игенчеләре урып-җыюны районда беренчеләрдән булып төгәлләделәр
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының «Актай» агрофирмасы игенчеләре урып-җыюны районда беренчеләрдән булып төгәлләделәр

«Актай» АПК ҖЧҖендә сезонның иң мөһим бурычын – игеннәрне суктыруны төгәлләделәр.

Хуҗалыкта бөртекле культуралар 2100 гектардан артык мәйдан биләде. Комбайн экипажлары урып-җыюны кыска вакыт эчендә башкарып чыктылар. 9900 тоннадан артык ашлык суктырып алдылар. Шул исәптән 7170 тонна – көзге бодай, 2700 тонна – сабан бодае. Хуҗалыкта бөртекле культуралар уңдырышы гектарыннан 47 центнердан артык тәшкил итә.


Нет комментариев