Аксубай районында укучылар өчен җәйге ял аеруча кызыклы булачак
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында укучылар өчен җәйге ял аеруча кызыклы булачак

Быел район яшьләре өчен ял итүнең төрле формалары әзерләнгән.

Бу хакта мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры урынбасары Валентина Краснова сөйли.

Җәйге программага 615 бала әзерләнгән. 2026 елның 1 маеннан санаторийда (Яр Чаллы) авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен масштаблы сәламәтләндерү кампаниясе старт алды. Быел сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, социаль куркыныч хәлдә булган, авыр тормыш хәлендә калган, СВОда катнашучы гаиләләрдәге һәм күп балалы гаиләләрдәге балалар өчен республика бюджеты хисабына 50 юллама бирелгән.

1 июньнән унбер гомуми белем бирү оешмасында 425 бала өчен көндезге мәктәп яны лагерьлары ачыла, шуларның 25е СВОда катнашучыларның гаиләләреннән. Балаларның көндезге мәктәп яны лагеренда ялы өчен ата-аналар түләве сменага – 921 сум (юллама бәясенең 15%). СВОда катнашучы гаиләләрдән 25 бала өчен түләү каралмаган – алар республика бюджеты хисабына ял итәчәк. Программада – спорт уеннары, иҗади мастер-класслар, үстерү дәресләре, саф һавада күңелле чаралар.

1 июньнән биш гомуми белем бирү оешмасы базасында хезмәт һәм ял лагерьлары эшли башлаячак. Биредә 90 югары сыйныф укучысы ял итеп кенә калмыйча, үзләрен иҗтимагый файдалы хезмәттә дә сынап карый алачак. Мондый сменалар хезмәткә хөрмәт тәрбияләргә һәм җаваплылыкны үстерергә ярдәм итә. Ата- аналар өчен түләү каралмаган, ял итү – республика бюджеты хисабына.

Иң актив һәм кызыксынучан балалар өчен күчмә лагерьларга профильле смена оештырылачак:

- Чаллы шәһәре лагеренда профиль сменасы – тематик программаларга һәм яңа белемнәргә чумарга теләүче балалар өчен – 40 урын. Смена 18 июньнән 5 июльгә кадәр эшләячәк. Ата-аналар өчен түләү 11161, 62 сум тәшкил итәчәк. (Юллама бәясеннән 30 %).

- СВОда катнашучыларның балалары өчен профиль сменасына 5 юллама. Юллама – республика бюджеты хисабына.

- профилактик исәптә торучы балалар өчен палаткалы лагерьга 5 юллама. Смена 2026 елның 8 июленнән 14 июленә кадәр, палаткалы лагерь (Чистай). Юллама – республика бюджеты хисабына.

Быел җәйге ял һәр бала өчен кызыклы һәм файдалы булачак. Барлык смена һәм программалар сәламәтлекне ныгытуга, талантларны үстерүгә, патриотизм һәм социаль җаваплылык тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Кызыксындырган ял сменалары буенча Аксубай районының «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» өстәмә белем бирү учреждениесенә 2-72-84 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.


Нет комментариев