Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында махсус хәрби операция герое истәлеген мәңгеләштерделәр

Түбән Баланда башлангыч мәктәбендә махсус хәрби операция уздыру зонасында батырларча һәлак булган якташыбыз Денис Воронин истәлегенә мемориаль такта ачылды

Түбән Баланда халкының күңелендә – авылдашларын югалту хәсрәте, Ворониннар гаиләсе әгъзаларының йөрәгендә улларын, бертуганнарын югалту әчесе мәңге басылмаячак. Геройның кече ватанында истәлек тантанасы иксез-чиксез хис-кичерешләр белән узды.

Түбән Баланда башлангыч мәктәбендә ул беренче тапкыр парта артына утыра. Мәктәп аны бала чагыннан ук хәтерли. Бу Денис өчен иң бәхетле, ваемсыз еллар була. Ватан өчен гомерен биргән мәктәпнең чыгарылыш укучысы турындагы хәтерне мәңгеләштерү өчен уку бинасы диварында истәлек тактасы урнаштырылды.

Чарага Денис Воронинның авылдашлары, якыннары, волонтерлар, “Ватанга хезмәт итәм” ветераннар хәрәкәте вәкилләре, район җитәкчелеге һәм оешмалары җитәкчеләре җыелды. Мәктәп педагоглары һәм укучылар тантананы истә калырлык итеп оештырдылар.

Митингны район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алмаз Мингулов ачты.

– Денис Воронин Ватаныбызны якларга китте. Ул безнең тынычлыкны, балаларыбызны, киләчәгебезне яклады, – диде ул. – Геройларча һәлак булды. Кайгы уртаклашу, үкенеч сүзләрен әйтәсе килә. Денис Геннадьевич турындагы истәлек безнең йөрәкләрдә калачак.

Авылдашы турындагы истәлекләре белән район мәдәният йорты директоры Ольга Копонева уртаклашты.

–Ул ике сугыш үтте: Чечняны һәм Украинаны, – диде ул. – Ул безнең тынычлыкны махсус хәрби операция зонасында яклады. Безнең бурыч – әлеге ачык йөзле каһарман безнең йөрәкләрдә мәңгегә саклансын өчен, аның турындагы якты истәлекне хәзер биредә басып торган балаларга тапшыру.

Геройның әтисе, абыйсы һәм апасы Дарья истәлек тантанасында катнашучыларга Денис турындагы истәлекләре өчен чын күңелдән рәхмәт әйттеләр.

–Ул безгә карап: намус белән яшәгез, намуслы гамәлләр кылыгыз һәм җиңүне якынайтыгыз, дип әйтә кебек, – диде, тантанада чыгыш ясап, Түбән Баланда башлангыч мәктәп-балалар бакчасы директоры Ольга Копонева.

Хәрби белән очрашу турындагы истәлекләре белән иерей Антоний Рыбочкин уртаклашты.

– Яз көне без аның белән күрештек, ул гыйбадәтханәгә килде. Ул сугышта булганын һәм теләсә кайсы вакытта гомере өзелергә мөмкин булуын аңласа да, төшенкелеккә бирелмәде. Аның йөзендә ягымлы елмаю иде. Чиркәүдә без арабыздан киткән һәм исәннәр өчен гыйбадәт кылабыз. Батыр сугышчы Денис турындагы хәтер мәңгелек.

Алмаз Мингулов һәм Ольга Копанева мемориаль тактадан ак җәймәне төшерделәр. Митингта катнашучылар мемориал итәгенә чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев