Аксубай районында яшүсмерләрне хокук бозулардан ничек сакларга икәнлеген хәл иттеләр
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы үтте.
Утырыш эше район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров рәислегендә узды. Анда республика балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина катнашты.
Көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр турыдан-туры балигъ булмаган балаларның хокукка каршы гамәлләрен булдырмау, аларның гаиләләре белән тәрбия эшләре алып бару буенча эшләргә кагылышлы иде. Балигъ булмаганнар арасында җинаятьләрне профилактикалау турындагы анализ белән полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары Илназ Зәйдуллин, ПДН өлкән инспекторы Венер Хамматов чыгыш ясадылар.
Бүгенге көндә 18 үсмер ПДНда профилактик исәптә тора. Аларның һәркайсы бер хокук бозу гамәле кылган. Алар белән педагоглар, профилактика субъектлары тарафыннан тәрбия эшләре алып барыла. Аның нәтиҗәлелеге турында кабат хокук бозулар теркәлмәү буенча да фикер йөртергә була.
– Районда профилактика субъектларының мәктәп директорлары, авыл җирлекләре башлыклары белән тыгыз бәйләнеше җайга салынган, – дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев. – Һәркем үзвакытында балигъ булмаган балага тәэсир итәргә тели.
Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән профилактик эш турында социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева сөйләде. 1 нче Аксубай урта мәктәбе директоры Алексей Сударев әлеге белем бирү учреждениесе укучылары арасында тәрбия процессын оештыру мәсьәләсенә тукталды.
Һәр чыгышка анализ ясалды, тәкъдимнәр белән тулыландырылды.
– Яшүсмерләр арасында җинаятьчелекне киметүнең төп рычагларының берсе – иртә профилактикалау, – дип ассызыклады Илсөяр Гарифуллина. – Без инде кылынган җинаятьләр, хокук бозулар турында сөйлибез, бу вәзгыятьне анализлап, үсмернең тискәре тәртибенең сәбәбен табарга һәм аның белән эшләргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев