«МОЛКО» ҖЧҖнең «Октябрь» сөтчелек комплексында 200 башка исәпләнгән яңа корпусны ачу тантанасы булды.
Җәй дәвамында корпус үзгәртеп корылды, технологик линияләр, һава чистарту, тирес чыгару системалары урнаштырылды. Монда якты, иркен. Терлекчелек бинасы эшкә тулысынча әзер. Әлеге корпус саву залы булган 1нче сыерлар абзарының икенче линиясе булып тора.
Ачылу тантанасына «Чистоплье» холдинг компаниясе генераль директоры Гомәр Закиров, генераль директор урынбасары Иван Шугаев, «МОЛКО» ҖЧҖ директоры Руслан Таймасов килде. Корпуска керү юлында символик кызыл тасма киселде. Районнан әлеге мактаулы миссияне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең маркетинг бүлеге җитәкчесе Усман Нигъмәтуллин башкарды. Делегация яңа объект буенча узды, аның эшенең ничек җайга салынуын җентекләп карады. Җитәкчеләр шулай ук сыерлар, бозаулар булган корпусларда, терлекчеләр йортында да булдылар. Гомәр Закиров ферма хезмәткәрләренең ял шартларын яхшырту буенча тәкъдимнәрен җиткерде – киләчәктә бу мәйданчыкны ремонтлау көтелә. Ул шулай ук комплекс терлекчеләре белән аралашты.
– Бу объектка бик күп финанс чыгымнары кертелде, – дип билгеләп үтте Гомәр Закиров. – Аны максималь кулланырга – сөт җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрергә – савымны арттырырга кирәк.
Әлеге бурычны үтәү өчен коллективка шактый эш башкарырга туры киләчәк. Товарлыклы-сөтчелек фермасының алдагы планнары – 3нче сыер абзарын ремонтлау. Корпуслар яңа югары продуктлы нәселле сыерлар белән тәэмин ителәчәк.
Нет комментариев