Аксубай районында яңа ел бизәлеше буенча республика бәйгесе призерын котладылар
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында яңа ел бизәлеше буенча республика бәйгесе призерын котладылар

Район советы бинасында эшлекле планерка күңелле мизгелдән башланды.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаевка иң яхшы яңа ел чарасы һәм бизәлеше республика бәйгесендә II урын өчен Диплом тапшырды.

Урмандееволылар «Үзәк яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм җирлекләрдә яңа ел чараларын үткәрү» номинациясендә икенче урынга лаек булдылар.

– Урмандеево авыл җирлеге – барысы өчен дә үрнәк, – диде район җитәкчесе. – Ул бәйгедә беренче ел гына катнашмый һәм җиңүләргә ирешә, призлы урыннар яулый. 200 мең сум күләмендә приз суммасы муниципаль берәмлек өчен артык булмас. Һәркем бәйгедә катнашуга гариза бирә һәм аңа әзерләнергә, чараны ничек бизәү һәм уздыру турында җентекләп уйланырга мөмкин. Һәм моны җәйдән үк башларга кирәк.

Урмандеево авыл җирлегендә быелгы яңа ел чаралары халыкның актив катнашында узды. Үзәк биләмәнең, Сидул Ерыклы авылының әкияти матур бизәлеше республика жюри әгъзаларында якты тәэсирләр калдырды. Икенче урын – җирлек эшенә лаеклы бәя.


Нет комментариев