Аксубай районында чәчүлекләрне тәрбияләү төгәлләнеп килә
Аксубай районы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә үсемлекләрне саклау буенча агрочаралар соңгы гектарларда башкарыла.
Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 26 июньгә, чүп үләннәренә каршы химик эшкәртү 42231 гектардан артык мәйданда (бу план күрсәткеченең 97 процентын тәшкил итә) башкарылган. 33 мең гектардан артык мәйдан – корткычларга каршы, шуның кадәр үк күләмдә – авыруларга каршы эшкәртелгән, бу процентларга салып исәпләгәндә 98 процент тәшкил итә.
Хуҗалыклар кырларында бер үк вакытта бөртекле культураларны яфрактан тукландыру үткәрелә. Бу агрочара 7770 гектардан артык мәйданда башкарылган, план күрсәткече 29562 гектар (планга карата 26 процент).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев