Аксубай районында чәчү эшләре төгәлләнде
Район үсемлекчеләре мөһим бурыч – сабан культураларын чәчү бурычын үтәделәр.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 30 майга 34426 гектарда чәчү эшләре башкарылган.
Бөртекле сабан культуралары мәйданы 10790 гектар тәшкил итте. Терлекләрне уңышлы кышлату өчен 2695 гектар азык культуралары чәчелгән. 20330 гектар техник культуралар, шул исәптән 10481 гектар рапс, 4098 гектар көнбагыш, 6313 гектар соя чәчелгән.
Чәчүлекләрне корткычлардан, авырулардан һәм чүп үләннәреннән саклау эшләре белән беррәттән, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлек азыгы әзерләүгә керешүгә әзерлек башланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев