Аксубай районы сугышчысының исеме мемориаль тактада мәңгеләштерелде
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы сугышчысының исеме мемориаль тактада мәңгеләштерелде

Тарханка авылында махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычны үтәгәндә батырларча һәлак булган Геннадий Денисовка мемориаль такта ачылды.

Авыл халкы, күрше торак пунктларда яшәүчеләр, “Ватанга хезмәт итәм” ветераннар хәрәкәте катнашучылары, Иске Ильдеряк мәктәбе коллективы һәм район вәкилләре, якташыбызны искә алу өчен, хәрби дан мемориалы янында җыелдылар.

Геннадий Денисов бу авылда туып үсә. СПТУ тәмамлый, ашыгыч хезмәт вакытында Әфганстанда интернациональ бурычны үти. Демобилизацияләнгәннән соң Әлмәттә ЭЭМ органнарында хезмәт итә. Туксанынчы еллар уртасында хезмәт урыны буенча Дагъстанга, ә аннары Чечняга җибәрелгәч, хәрби чыныгу кирәк була. Кайнар нокталарда һөнәри бурычын үтәгәндә батырлыгы һәм кыюлыгы өчен ул биш күкрәк билгесенә лаек була.

Махсус хәрби операция башлангач, Геннадий Петрович беренчеләрдән булып неонацистларга каршы көрәшкә үз теләге белән китә. Ул 2023 елның октябрендә Авдеевка янында штурм операциясе барган вакытта батырларча һәлак була.

Митинг дулкынландыргыч мохиттә узды. Сугыш турындагы сүзләр йөрәкләргә үтеп керде. Якыннары, рәсми затлар Геннадий Денисовны туган ягын чын күңелдән яратучы, җаваплы һәм ачык кеше буларак искә төшерделәр. Аның исеме мемориаль тактада Бөек Ватан сугышы елларында киләчәк буыннарның бәхетле киләчәге өчен көрәшкән якташларының исемнәре белән бергә мәңгеләштерелде.

Махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган Геннадий Денисов хөрмәтенә Истәлек тактасын ачу хокукы аның тормыш иптәше Полина Александровнага һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александровка бирелде.

Митингта катнашучылар якташны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Мәктәп укучылары шигырьләр сөйләделәр, музыкаль композиция башкардылар.

– Батырлар – үлми. Әйе, дошманга каршы көрәшеп, алар яу кырында һәлак булалар. Әмма якыннарының йөрәгендә, авылдашларының күңелендә, киләчәк буыннарның хәтерендә – алар исән, алар мәңгелек, – дигән сүзләр яңгыраттылар чыгыш ясаучылар.

Митингта катнашучылар обелиск итәгенә веноклар һәм кызыл канәферләр салдылар.

Фото: Иске Ильдеряк авыл җирлеге архивыннан.


Нет комментариев