Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай остасы яшьләрне агач һөнәренә өйрәтте

Район мәдәният йортында Василий Воронин агачтан эшләнмәләр ясау буенча осталык дәресе үткәрде.

«Нежность» үзәгендә ял итүчеләр агач кисәген үзенчәлекле әйберләргә әверелдерү һөнәренә өйрәнделәр.

Оста өйдә куллану яки бизәү өчен касә яки вазаны ничек ясап булуын күрсәтте. Осталык дәресендә катнашучылар агачның кабыгыннан ничек чистартылуы, эшкәртелүе, аны киптерү һәм кул коралы ярдәмендә артык массаның ничек кисеп алынуы, тиешле форманы кисеп алу турында белделәр. Моның никадәр катлаулы, нечкә эш булуы һәм шуның белән бергә күп көч таләп ителүен аңладылар.

Оста җитәкчелегендә яшьләр агач әзерләү белән үзләре эшләп карадылар. Алар бик тырыштылар, дәрес шактый уңай эмоцияләр уятты.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре көндезге бүлектә ял итүчеләрнең үз-үзләрен актуальләштерүенә, аларның иҗади мөмкинлекләрен ачуга аерым игътибар бирәләр. Әлеге юнәлеш кысаларында төрле материаллар белән эшләүдә халык осталары, профессионаллар белән очрашулар, экскурсияләр һәм осталык дәресләре оештыралар. Район мәдәният йортында Василий Воронин белән очрашу эзсез узмады – балаларда иҗат итү теләге туды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев