Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын профилактикалау буенча актив эшчәнлек алып барганы өчен Татьяна Мартынова бүләккә лаек булды
Аңа 2023 ел эш нәтиҗәләре буенча Татарстан Дәүләт автоинспекциясеннән бүләк тапшырылды.
– Татьяна Александровна – актив һәм грамоталы белгеч, ул үз эшен яратып һәм вазыйфаларын төгәл үти, кирәк булганда һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, – дип характерлады хезмәттәшен Нурлат шәһәренең ЮХИ территориаль идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалетдинова.
Татьяна Мартынова безнең район газетасы белән дә юл-транспорт вакыйгалары буенча мәгълүматларны оператив җиткерү һәм районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы планында профилактик эш алып бару өлешендә дә актив хезмәттәшлек итә.
Татьяна Мартынованы лаеклы бүләк белән котлыйбыз!
Нет комментариев