Аксубай мәктәбе бөркетләре нәниләр янында кунакта булдылар
Виталий Тимирясов исемендәге Аксубай мәктәбенең икенче сыйныф укучылары «Ләйсән» балалар бакчасында чара үткәрделәр.
1нче Аксубай мәктәбе башлангыч сыйныф укучыларының «Россия бөркетләре» командасы әзерлек төркеменә йөрүчеләр өчен уен-концерт программасы әзерләделәр.
–Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән мондый хезмәттәшлек түбән сыйныф укучыларына «Россия бөркетләре» программасында катнашу тәҗрибәсе белән уртаклашу һәм алар өчен үрнәк булу мөмкинлеге бирә, – ди балалар бакчасы мөдире Алевтина Гаврилова. – Бу яшь гражданны тәрбияләүдә бик мөһим. Әлеге дәрес шәхес, дуслык, команда кебек кыйммәтләрне формалаштыруга юнәлтелгән.
–«Россия бөркетләре» – түбән сыйныф укучыларының социаль активлыгын үстерүгә юнәлтелгән уникаль проект, – дип билгеләп үтте тәрбия буенча муниципаль куратор Наталия Хәйруллина. – Илнең иң яшь гражданнарының хәрәкәте бөтен ил буйлап җәелә баруы куанычлы. Проектка старт узган уку елында бирелде, һәм хәзерге вакытта районда кече буынның 97 сыйныфы катнаша. Программаның төп максаты – лаеклы гражданнар тәрбияләү, балаларның сәләтләрен ачу һәм үстерү. Анда – биш категория катнашучы. Барыннан да элек, бу – башлангыч сыйныф укучылары һәм укытучылары. Проектны тормышка ашыру өчен төп җаваплылык нәкъ менә укытучылар өстендә.
Проектны гамәлгә ашыруда аларга директорлар киңәшчеләре һәм өлкән сыйныф укучылары ярдәм итә, аларга кече яшьтәге балалар белән аралашу кызык. Ата-аналар мөһим роль уйный, программа аларның төрле дәресләрдә, экскурсияләрдә, һәм очрашуларда турыдан-туры катнашуларын үз эченә ала.
«Россия бөркетләре» — әле ул тагын уку елын кызыклы һәм файдалы эшләре белән тулыландыра торган мавыктыргыч проект та! Ә бик тиздән –11 ноябрьдә, Бердәм чаралар көнендә, бөтен республика буенча беренче сыйныф укучыларын «Россия бөркетләре»нә багышлау бәйрәмнәре узачак.
Фото: «Ләйсән» балалар бакчасы архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев