Аксубай мәдәният волонтеры район бәйрәмендә тыңлаучыларның йөрәкләрен яулады
Соңгы яңалыклар

Аксубай мәдәният волонтеры район бәйрәмендә тыңлаучыларның йөрәкләрен яулады

Милли Сабан туе бәйрәмендә китапханә мәйданчыгында мәдәният волонтеры Дмитрий Полященко башкаруында гитара моңнары яңгырады.

Һәм бу халык тантанасына үзенчәлек өстәде. Дмитрий – 3 нче Аксубай мәктәбе укучысы. Ул яхшы укый, киң күзаллаулы үсмер, актив китап укучы һәм үзәк китапханәнең дусты, шигырьләр яза. Соңгы елларда гитара уйнау белән мавыга, җырлый. Өстәвенә Аксубай үзәк китапханәдә актив мәдәният волонтеры, әлеге учреждениенең барлык чараларында катнаша, бәйрәмнәр, тематик кичәләр оештыруда ярдәм итә. Аның район Сабан туенда чыгыш ясавы зур уңыш казанды, бәйрәм кунаклары яшүсмернең талантын билгеләп үттеләр һәм киләчәктә иҗади уңышлар теләделәр.


Нет комментариев