Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай мәдәният йортында бүләкләр ясарга өйрәттеләр

Район мәдәният йортында “Бүләккә – валентинка” дигән осталык дәресе узды

Мәдәният учагы остаханәсендә «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплексының көндез ял итү төркеме вәкилләре булып китте. Мәдәният йорты белгече Резидә Гатина кунакларга аппликация техникасы турында сөйләде, үз куллары белән ясалган эшләрне күрсәтте.

Мөмкинлекләре чикле балалар өчен оста эш өчен тукымалар әзерләгән иде. Аның җитәкчелегендә алар валентинка формасында матур, кызыклы әйберләр ясадылар. Бу шөгыль балаларны бик кызыксындырды, алар тукымаларны кайчы белән кистеләр, ябыштырдылар. Осталык дәресендә катнашучылар үз куллары белән эшләгән аппликацияләрне якыннарына бүләк итү өчен үзләре белән алып киттеләр.

erid: 2Vtzqw6pLty

Фото: район мәдәният йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев