Аксубай китапханәсендә Хемингуэй иҗаты белән танышу
Үзәк китапханәдә Эрнест Хемингуэйның тууына 125 ел тулуга багышланган «Человека нельзя победить» дип исемләнгән китап-мәгълүмати күргәзмәсе эшли.
Эрнест Хемингуэй – XX гасыр дөнья әдәбиятында күренекле шәхес, Нобель премиясе лауреаты. Аның иҗаты Америка һәм дөнья әдәбияты үсешенә зур йогынты ясады. Күргәзмәдә юбилярның «Прощай, оружие!», «За рекой, в тени деревьев», «Иметь и не иметь», «По ком звонит колокол» романнары, шулай ук «Старик и море», «Зеленые холмы Африки» повестьлары кебек дөньякүләм танылган әсәрләре тәкъдим ителгән.
Күргәзмәгә килүчеләр Хемингуэй китаплары белән танышу гына түгел, аның биографиясеннән кызыклы фактлар да белә, шулай ук аның иҗатының тәнкыйть әдәбияты белән дә таныша алалар. Моннан тыш, күргәзмәдә язучы әсәрләреннән танылган цитаталар тәкъдим ителгән.
«Человека нельзя победить» күргәзмәсе үзәк китапханәдә 29 июльгә кадәр эшләячәк. Язучы күтәргән темалар, хәзерге заман кешесенә дә таныш, шуңа күрә күргәзмә китап укучыларның киң аудиториясендә кызыксыну уята.
Фото: китапханә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев