Аксубай китапханәсендә “Татар поэзиясендә өч “Т” дип исемләнгән әдәби кичә узды
Аксубай үзәк китапханәсендә социаль кунак бүлмәсе кысаларында “Татар поэзиясендә өч “Т”: Тукай, Такташ, Туфан” дип исемләнгән әдәби-шигъри кичә оештырылды.
Катнашучылар “Нежность” КЦСОНда тернәкләнү алучы пенсионерлар булды. Кунакларга район һәм китапханә тарихы буенча читтән торып экскурсия күрсәттеләр, А-1 форматындагы “Аксубай төбәгенең танылган кешеләре” һәм “Аксубай төбәге язучылары, шагыйрьләре, журналистлары” китаплары белән таныштырдылар.
Программада өч шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында әдәби викторина, шулай ук “Тукайны бергә укыйбыз” проекты кысаларында “Кышкы кичә” шигырен уку узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев