Аксубай яшьләре Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнарга куелган обелиск янында мактаулы каравыл алып бардылар
Соңгы яңалыклар

Аксубай яшьләре Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнарга куелган обелиск янында мактаулы каравыл алып бардылар

Җиңү көненә багышланган патриотик чаралар кысаларында «Яшь армия» хәрәкәтендә һәм «ФОРПОСТ» отрядында тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышы геройлары обелискы янында ике көнлек мактаулы каравыл оештырдылар.

Ике көн дәвамында укучылар мемориал янында, ярты сәгать саен бер-берсен алыштырып, сакта тордылар. Күп кенә балалар өчен бу шундый җаваплы акциядә катнашуның беренче тәҗрибәсе булды. Постка керер алдыннан катнашучылар махсус әзерлек үттеләр: стройда йөрү кагыйдәләрен, каравыл хезмәте алып бару нигезләрен, шулай ук мемориалның тарихын һәм Мәңгелек утның әһәмиятен өйрәнделәр.

–Обелиск янында басып торганда, моның кизүдә тору гына түгел, ә зур традициянең бер өлеше булуын, буыннар хәтере алдындагы җаваплылыкны чын-чынлап аңлыйсың, – дип тәэсирләре белән уртаклаштылар катнашучылар.

Быел акциягә төрле мәктәпләрдән командалар кушылды. Чара барышында балалар сафта йөрү күнекмәләрен күрсәтеп кенә калмыйча, якташларының батырлыклары турында да сөйләделәр.

Мондый акцияләр ел саен Россиянең хәрби даны көннәрендә үткәрелә һәм инде күркәм традициягә әверелде. Алар яшьләргә үз илләренең тарихын тирәнрәк аңларга, ата-бабалары белән горурланырга һәм тынычлыкны саклауның мөһимлеген аңларга ярдәм итә.


Нет комментариев