Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай Бөек Җиңүнең 80 еллыгына әзерләнә

Аксубайның үзәк мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган парад репетицияләре уза.

Берничә атна рәттән, көн саен, төшке аштан соң үзәк мәйданда сафка тезелеп атлау буенча өйрәнүләр уза. Аксубай универсаль технологияләр техникумы студентлары, район үзәге мәктәпләре укучылары сафта йөрергә өйрәнәләр.

Бүгенге көннән парадта катнашучылар Александр Безруков исемендәге оркестр маршына һәм балалар сәнгать мәктәбе барабанчылары төркеменә кушылып репетиция ясыйлар. Егетләр һәм кызлар парад белән җитәкчелек итүче подполковник Рамил Сөләйманов командасын төгәл үтәргә тырышалар.

Оркестрлы озату аерым атмосфера бирә һәм сафка тезелеп йөрүнең төгәллеген тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев