Әлмәттә узган “Наше время – Безнең заман” эшче яшьләр иҗатының зональ фестивалендә Венера Краснова җитәкчелегендәге «Талант» бию төркеме чираттагы тапкыр уңышлы чыгыш ясады.
Мәдәният бүлеге командасы төрек биюен башкарды. Үзешчән артистларның күз явын алырлык костюмнары, башкару осталыгы, динамикасы, дәрте – жюри игътибарыннан берни дә читтә калмады – ул командага икенче урынны бирде. Аксубай башкаручылары аннары, тамашачыларга чиксез якты тәэсирләр бүләк итеп, гала-концертта да чыгыш ясадылар.
Фото: район мәдәният бүлеге архивыннан.
Нет комментариев