Аксубай балалары крестьян көнкүреше белән танышалар
Иске Үзи авыл клубында яшь китап укучылар белән гадәти булмаган чара үткәрелде.
Мәдәният хезмәткәрләре Елена Айдова һәм Алина Мудрова авыл балалары белән чираттагы дәресне атларга багышладылар.
Алар балаларны ат токымнары белән таныштырдылар, Иске Үзи авылында ат үрчетү тарихы, шулай ук туган авылларында атлар асрау белән шөгыльләнүче кешеләр турында сөйләделәр. Бу чарага алар хәтта тематик экспозиция дә әзерләгән иде, анда атлар өчен кирәкле барлык крестьян көнкүреше атрибутлары да куелган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев