«Аксубай егетләре» балалар баянчылар ансамбле солисты Семен Крайнов «Звёзды из завтра» проектының Гала-концертында катнашты.
Үсмер Казанда Сәлих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы сәхнәсендә La Primavera камера оркестры белән бергә солист сыйфатында чыгыш ясады.
Бу уңышка Татарстан Республикасының 1000нән артык яшь музыкантлары арасыннан катлаулы сайлап алу мөмкинлек бирде.
Бу – Семен Крайновның һәм аның җитәкчесе ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Крайнованың чираттагы иҗади казанышы һәм нәтиҗәле максатчан тырыш хезмәте.
Фото: район мәдәният йорты архивыннан.
Нет комментариев