“Аксу Агро”да печәнгә чыктылар 
Соңгы яңалыклар

“Аксу Агро”да печәнгә чыктылар 

Аксубай районында маллар өчен азык әзерләүгә керештеләр.

Белгечләр раславынча, беренче чабым иң шифалысы, нәкъ менә май азагы-июнь башында үсемлекләр тиешле өлгерлек халәтендә. Бу үләннән печән дә сыйфатлы чыга. Район буенча күпьеллык үләннәр 14250 гектар мәйданны били.

Һава торышы да кырчылар өчен яхшы - кояшлы, яңгырлар юк. Беренче булып ”Аксу Агро” ҖЧҖ механизаторлары төрле үләннәрне чаптыруга чыктылар. Тулы булмаган ике көндә азык әзерләүчеләр 150 гектарга якын мәйданда күпьеллык үләннәрне чаптырдылар.


Нет комментариев