Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Ак Барс Банк клиентлар картасыннан кабат алынган барлык акчаны кире кайтарды

Банк кушымтасы эше торгызылган.

Ак Барс Банк клиентларына карталарыннан кабат алынган акчаларын тулысынча кире кайтарган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына банкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 

«Ак Барс Банк техник өзеклекне бетерде. 7 майда клиентларның банк карталарыннан кабаттан акча алынган иде. Кичен шул ук көнне кабат алынган акчалар тулы күләмдә кире кайтарылды», - дип сөйләделәр банкта.

Карталардан кабат алынган акча күләме хәзер исәпләнә, дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, дистанцион хезмәт күрсәтү системалары — интернет - һәм мобиль банк эше торгызылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев