Әфганстан – безнең хәтер һәм күңел ярасы
Соңгы яңалыклар

Әфганстан – безнең хәтер һәм күңел ярасы

Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруның 35 еллыгына багышланган тантаналы митинг Хәрби дан мемориалы янында узды.

Традиция буенча, районның барлык почмакларыннан, күрше шәһәрләрдән җыелган сугышчы-интернационалистлар Аксубайның үзәк мәйданы буйлап колонна белән үттеләр.

Митингта «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар иҗтимагый оешмасы вәкилләре, хезмәт коллективлары да катнашты. Мәңгелек ут янында яшь армиячеләр Мактаулы сакта торды.

Район башлыгы Камил Гилманов сугышчы-ветераннарны бәйрәм белән котлады.

– Безнең гаскәрләрнең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 35 ел вакыт үтте, – диде ул. – Бу безнең ил өчен истәлекле һәм бер үк вакытта кайгылы да булган дата. Сугыш меңләгән совет сугышчысының гомерен алып китте, шул исәптән безнең район кешеләренекен дә. Без алар турындагы хәтерне кадерләп саклыйбыз. Кайнар ноктада хезмәт иткәндә, сез батырлык һәм кыюлык күрсәттегез. Сез үзегездән соң матур эз калдырдыгыз.

Район җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бүген безнең солдатлар Украинада неонацистлар белән көрәшеп, батырлык һәм ныклык үрнәге күрсәтәләр.

Үзәк хәрби округ командующие исеменнән тантанада катнашучыларга үзәк хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов мөрәҗәгать итте.

– Сез яшь чагыгыздан алып таләп ителгәннең барысын да эшләдегез, Ватанның чын геройлары, патриотлары булдыгыз, – дип билгеләп үтте ул. – Илебез җитәкчелеге куйган Әфганстан җирендә тыныч тормышны торгызу бурычын үтәдегез. Гомерегезне куркыныч астына куйдыгыз, сугышчан иптәшләрегезне югалттыгыз. Сез бүген дә, яшьләргә патриотик тәрбия биреп, Ватанга хезмәт итүне дәвам итәсез.

Хәтер митингында катнашучыларга сәламләү сүзләре белән сугышчы-интернационалистлар берләшмәсе җитәкчесе Владимир Крайнов мөрәҗәгать итте, алар адресына иң җылы теләкләрен җиткерде.

Район сугышчы-ветераннар берләшмәсе рәисе Виталий Маркин хәрби бәрелешләр ветераннарына мөрәҗәгать итеп, ветераннар хәрәкәте эшчәнлегенең берничә юнәлешенә тукталды. Әфган сугышында һәлак булган якташлар истәлеген хөрмәтләп, һәр сугышчы каберендә булырга, таләп булган очракта Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан аларны тәртипкә китерергә, 9 майда Җиңү парадында катнашырга чакырды. «Ватанга хезмәт итәм» иҗтимагый оешмасы исеменнән ул сугышчы-әфганчылар берләшмәсенә Рәхмәт хаты тапшырды.

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның юбилей датасы белән җыелучыларны «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәтенең чик сакчылары берлеге җитәкчесе Алексей Бобов котлады.

Митингта катнашучылар һәлак булган якташларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, һәлак булган сугышчы-интернационалистларның исемнәре язылган стела итәгенә веноклар һәм чәчәкләр салдылар.


Нет комментариев