Салым инспекциясе Аксубай салым түләүчеләрен Ачык ишекләр көннәренә чакыра. Теләүче һәркем салым инспекторларының ярдәмен һәм киңәшен алачак. Салым инспекциясе белгечләре НДФЛ буенча декларацияне ничек һәм нинди срокларда бирү турында тәфсилләп сөйләячәк. Аксубайлылар Россия ФНСның онлайн-сервисыннан файдалану кагыйдәләре белән таныша, НДФЛ буенча бурыч булу яки булмавын белә һәм тиешле документлар, мәгълүматлар...
Салым инспекциясе Аксубай салым түләүчеләрен Ачык ишекләр көннәренә чакыра.
Теләүче һәркем салым инспекторларының ярдәмен һәм киңәшен алачак. Салым инспекциясе белгечләре НДФЛ буенча декларацияне ничек һәм нинди срокларда бирү турында тәфсилләп сөйләячәк. Аксубайлылар Россия ФНСның онлайн-сервисыннан файдалану кагыйдәләре белән таныша, НДФЛ буенча бурыч булу яки булмавын белә һәм тиешле документлар, мәгълүматлар булганда НДФЛ буенча салым декларациясен урында ук бирә алачак. Моннан тыш, һәр кеше яшәү урынына бәйсез рәвештә физик затлар өчен "Салым түләүченең шәхси кабинеты" сервисына тоташа ала, дип хәбәр итә салым инспекторы Денис Миронкин. Ачык ишекләр көнннәре 26 мартта сәгать 10 нан алып 15 сәгатькәчә, 15 апрельдә 9 дан алып 20.00 сәгатькәчә, 16 апрельдә 10 нан 15 сәгатькәчә үткәрелә.
Нет комментариев