Аксубай районы буенча Пенсия фонды Идарәсе 2015 елда районда яшәүче 8847 кешенең пенсия тәэминаты дәрәҗәсен күтәрү һәм аларга социаль ярдәм күрсәтү буенча барлык чаралар комплексын тормышка ашырды. Нәтиҗәдә картлык буенча уртача пенсия 10460,47 сум тәшкил итте. Бу турыда Идарә эшенә йомгак ясау утырышында УПФР җитәкчесе Владимир Тимофеев әйтеп үтте. Утырыш...
Аксубай районы буенча Пенсия фонды Идарәсе 2015 елда районда яшәүче 8847 кешенең пенсия тәэминаты дәрәҗәсен күтәрү һәм аларга социаль ярдәм күрсәтү буенча барлык чаралар комплексын тормышка ашырды.
Нәтиҗәдә картлык буенча уртача пенсия 10460,47 сум тәшкил итте. Бу турыда Идарә эшенә йомгак ясау утырышында УПФР җитәкчесе Владимир Тимофеев әйтеп үтте. Утырыш эшендә район башлыгы Камил Гилманов, Татарстан буенча ПФР бүлеге вәкиле Гөлнара Шәрифуллина һәм социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров катнашты.
- "Ветеран" заманча мәгълүматлар базасын актуальләштерүгә бәйле, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм сугыш толларына 1168 миллион сум акча түләнгән, бу узган елдагыдан 129 миллион сумга күбрәк, - дип дәвам итте Владимир Тимофеев.
Хисап елында Пенсия фонды бюджетына: ОПСка - 192 миллион, ОМСка 45 миллион сумнан артык иминият взносы кергән. Үсеш темпы 2014 ел белән чагыштырганда 106 һәм 118 процент тәшкил иткән. ОПС һәм ОМС бюджетының керем өлешен тәэмин итү актуаль булып кала. Барлык чараларга да карамастан иминият взнослары буенча бурыч 15 миллион 770 мең сум тәшкил итте, шуның 3,5 миллионы - шәхси эшмәкәрләр әҗәте.
Гражданнарны пенсия һәм социаль тәэмин итү буенча дәүләт бурычлары тулы күләмдә һәм вакытында үтәлгән. 8847 пенсия һәм пособие алучы социаль түләүләрне өзлексез һәм вакытында алды. Әлеге средстволар күләме 1164 миллион сум тәшкил итте.
Узган елда 163 әни УПФРга гаилә (ана) сертификаты алуга бәйле мөрәҗәгать иткән. Балалары булган гаиләләргә өстәмә ярдәм турындагы Федераль Канун гамәлгә кергәннән алып барлыгы 1648 сертификат бирелгән. Шулардан 998 граждан ана капиталы средствосыннан тулы күләмдә файдаланган. 2016 елның 1 гыйнварена капитал күләме 453 мең сум тәшкил итте. Нигездә, МСК капиталы торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән. 2015 елда гына да сертификат ияләренең 106сы МСК акчасын - торак сатып алуга, 324е балаларга белем бирүгә күчергән.
Пенсияләрне икеләтә финанслау программасын тормышка ашыру эше 2016 елда да дәвам итәчәк. 2008 елның 1 октябреннән әлеге программада 942 район кешесе катнашты. Хәзер исә программага керү мөмкин түгел, әмма УПФР пенсия тупланмалары средстволарын кабул итү һәм түләүне дәвам итә.
Страховать итүчеләр белән электрон хезмәтләр даими гамәлгә ашырыла һәм үзара электрон аралашу камилләшә. Халык "Страховать ителгән затның шәхси кабинеты" электрон хезмәтеннән актив файдалана.
Шулай ук "Иминият взносларын түләүченең шәхси кабинеты" да актив кулланыла. 2015 елда районның барлык страховать ителгән затлары - физик һәм юридик затлар - әлеге хезмәттә теркәлгән.
- Февральдә без яңа кагыйдәләр буенча эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләрен 4 процентка, айлык акчалата түләүләрне 7 процентка индексацияләдек, - дип дәвам итте чыгышын УПФР җитәкчесе. - 1 апрельдән социаль пенсияләр индексацияләнә.
Шәхси исәпкә алу системасында гражданнарның пенсия хокукларын исәпкә алу һәм хисап бирүне аларның шәхси счетларында туплау тулы күләмдә һәм срогында үтәлгән.
2015 елда Идарә пенсия билгеләүне сорап мөрәҗәгать иткән 548 гражданга әлеге эшне 10 көн эчендә башкарган. Шуның өстенә пенсияне дә билгеләнгән көннән алып 10 көн эчендә түләгән.
Бу документларны пенсия алу хокукы бирелүгә кадәр ярты ел алдан әзерләү һәм шулай ук оешмалар белән тыгыз элемтәдә тору бәрабәренә мөмкин булган.
Идарә халыкны һәм иминиятчеләрне кабул итүгә бәйле мәсьәләләргә зур игътибар бирә. Узган ел 8809 мөрәҗәгать теркәлгән. Гражданнарны кабул итү алдан язылу алымы белән гамәлгә ашырыла.
Иминият взносларын күчерү буенча план күрсәткечләрен үтәү, халыкка һәм иминиятчеләргә дәүләт хезмәтләре сыйфатын яхшырту, халык арасында электрон сервисларны популярлаштыру ПФР Идарәсе алдындагы төп бурыч булып тора.
Электрон төрдә тәкъдим ителгән хезмәтләрне җәелдерү дә, дип ассызыклады район башлыгы.
-Әлеге юнәлештә эшне тагын да активлаштырырга, - дип билгеләп үтте Камил Камалович. - Шулай ук әҗәтләре булган эшмәкәрләр белән дә эшне җайга салырга, дарулар белән ташламалы тәэмин итү мәсьәләсен дә хәл итәргә. Тулаем алганда, эш начар куелмаган, - дип шәрехләде район җитәкчесе.
Нет комментариев