Юлларга вак таш салу дәвам итәчәк
Яңа Аксубай авыл җирлеге территориясендә бер генә гаилә фермасы да юк. Республика - сыерлар, атлар, кәҗәләр асрауга, ә район саву аппаратлары сатып алуга субсидияләр бүлеп бирүгә карамастан, мөгезле эре терлек исәбе дә кими. Яңа Аксубай авыл җирлегендә үзара салым акчасы Яңа Аксубайда юлларга ком җәюгә, Азат һәм Федоровски поселоклары зиратлары...
Яңа Аксубай авыл җирлеге территориясендә бер генә гаилә фермасы да юк.
Республика - сыерлар, атлар, кәҗәләр асрауга, ә район саву аппаратлары сатып алуга субсидияләр бүлеп бирүгә карамастан, мөгезле эре терлек исәбе дә кими.
Яңа Аксубай авыл җирлегендә үзара салым акчасы Яңа Аксубайда юлларга ком җәюгә, Азат һәм Федоровски поселоклары зиратлары коймаларын яңартуга, янгын гидранты куюга, вак таш сатып алуга тотылган.
Узган елда Кисада һәм Федоровскида бишенче үткәргеч сузылган, 10 яктырткыч урнаштырылган. Торак пунктларның бөтенесендә дә буалар буылган. Кисада суэтем башнясы ремонтланган, өч торак пунктта суүткәргеч челтәрләре төзекләндерелгән. Федоровскида елга аша күперчек салынган.
Кисада балалар бакчасы торышы проблемалы булып кала бирә. Федоровски фельдшер-акушерлык пунктында фельдшер юк.
Планнар: Кисада су башнясын ремонтлауны төгәлләргә, юлларга вак таш җәяргә, санкциясез чүплекләрне юк итәргә, Федоровскида тукталыш ясарга, Азат поселогында иминлек максатларында юл өстендә ясалма тигезсезлек булдырырга.
Район башлыгы Камил Гилманов, утырышка йомгак ясап, җирлектә үзара салым акчасы күп җыелмаса да, республиканыкын да кушкач, әлеге средствога җитди авыл проблемаларын хәл итеп булачак, дип ассызыклады. Район җитәкчесе киңәшмә тәмамлангач та халык белән озак вакыт аралашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев