Яман шеш авыруларына каршы көрәш елы
Рәсми

Яман шеш авыруларына каршы көрәш елы

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елны - Республикада онкология авыруларына каршы көрәш елы дип игълан итте. Татарстанның дәүләт, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм оешмалар аңа әзерлектә һәм үткәрүдә актив катнашырга чакыралар. 2016 елның 1 гыйнварена Аксубай районында 500 гә якын онкология авыруы теркәлгән. Шуларның 90 ны - беренче тапкыр...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елны - Республикада онкология авыруларына каршы көрәш елы дип игълан итте.


Татарстанның дәүләт, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм оешмалар аңа әзерлектә һәм үткәрүдә актив катнашырга чакыралар. 2016 елның 1 гыйнварена Аксубай районында 500 гә якын онкология авыруы теркәлгән. Шуларның 90 ны - беренче тапкыр ачыкланган. "Халыкны диспансерлаштыру яман шеш авыруларын иртә стадиядә ачыклау мөмкинлеге бирә, - дип билгеләп үтте Аксубай районы үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов. - Сәламәт тормыш алып бару, В гепатиты яки кешеләргә хас папиллома вирусы кебек яман шеш авыруы китереп чыгаруга нигез булып торган йогышлы чирләргә каршы иммунлаштыру бәрабәренә, рактан үлүчеләрнең 30 процентын кисәтергә була. Башка очракларда авыруны иртә стадиядә ачыкларга һәм дәваларга мөмкин".

Фото www.tverpek.ru


Нет комментариев