15 апрельдән 15 июньгә кадәр республикада "Татарстанның чиста урманнары" табигатьне саклау акциясе уза. Республика урманнарында экологик, санитария-эпидемиологик хәлне яхшыртуга корылган программа биш елдан артык гамәлдә. Әлеге акция ярдәмендә Татарстан һәм безнең район урманнарында урман территорияләре чистартылды, тәртип урнашты, ял итү, башка объектлар төзекләндерелде. Кеше үз эшчәнлеге белән әйләнә-тирә мохиткә зур...
15 апрельдән 15 июньгә кадәр республикада "Татарстанның чиста урманнары" табигатьне саклау акциясе уза.
Республика урманнарында экологик, санитария-эпидемиологик хәлне яхшыртуга корылган программа биш елдан артык гамәлдә. Әлеге акция ярдәмендә Татарстан һәм безнең район урманнарында урман территорияләре чистартылды, тәртип урнашты, ял итү, башка объектлар төзекләндерелде.
Кеше үз эшчәнлеге белән әйләнә-тирә мохиткә зур йогынты ясый. Ул табигать торышы өчен җаваплы. Табигатьне саклау акциясендә туган төбәген яраткан, әйләнә-тирә мохиткә битараф булмаган һәр кеше катнаша ала. Урманнарны тагын да чистарак һәм ямьлерәк итик.
Фото kt.tatarstan.ru
Нет комментариев