Һәр елны 1 апрельдән башлап Аксубай районы халкы территорияләрне чистарту буенча шимбә өмәләренә чыга башлый. Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты эшчеләре белән беррәттән, урамнарны, ишегалларын, паркларны чистарту өмәсенә районның оешма һәм ведомстволары хезмәткәрләре дә кушыла. - Көнкүреш калдыкларын, чүп-чар җыябыз. Шимбә өмәләрендә теләп катнашкан оешма һәм предприятие җитәкчеләренә һәм...
Һәр елны 1 апрельдән башлап Аксубай районы халкы территорияләрне чистарту буенча шимбә өмәләренә чыга башлый.
Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты эшчеләре белән беррәттән, урамнарны, ишегалларын, паркларны чистарту өмәсенә районның оешма һәм ведомстволары хезмәткәрләре дә кушыла.
- Көнкүреш калдыкларын, чүп-чар җыябыз. Шимбә өмәләрендә теләп катнашкан оешма һәм предприятие җитәкчеләренә һәм эшчеләргә рәхмәт әйтәсе килә, - ди бистә башлыгы урынбасары Леонид Жуков. - Үзәктә урнашкан барлык оешмалар, техникум, горгаз, җитештерү предприятиесе, мәктәпләр, балалар бакчалары һ.б.лар да территорияләрне төзекләндерүдә актив катнашалар. Туган бистәсен ямьләндерүгә аның һәр кешесе үз өлешен кертер дип ышанам.
Нет комментариев