Озак вакыт өйдә булмагансың икән...
Рәсми

Озак вакыт өйдә булмагансың икән...

Һәр кулланучы вакытлыча өйдә булмаган чорда коммуналь түләүләргә төрле исәп-хисаплар ясау хисабына үз чыгымнарын киметә ала. Моның өчен, өйдә вакытлыча яшәмәгән һәр кулланучының фамилиясен, исемен һәм әтисенең исемен, аның китү һәм кайту көннәрен күрсәтеп кире исәпләү турында гариза язарга кирәк. Кире исәп-хисап гаризасы белән бергә кулланучының вакытлыча китеп тору чорын...

Һәр кулланучы вакытлыча өйдә булмаган чорда коммуналь түләүләргә төрле исәп-хисаплар ясау хисабына үз чыгымнарын киметә ала.

Моның өчен, өйдә вакытлыча яшәмәгән һәр кулланучының фамилиясен, исемен һәм әтисенең исемен, аның китү һәм кайту көннәрен күрсәтеп кире исәпләү турында гариза язарга кирәк. Кире исәп-хисап гаризасы белән бергә кулланучының вакытлыча китеп тору чорын раслаган документлар да тапшырыла.

Әгәр дә вакытлыча киткән кешенең өйдә булмау чорын раслаган документлары, ул кире әйләнеп кайткач кына тапшырыла икән, гаризада бу хакта да күрсәтергә кирәк. Әлеге очракта кулланучы әйләнеп кайтканнан соң 30 көн агымында башкаручыга документларын тәкъдим итәргә бурычлы.

Командировка таныклыгы күчермәсе, хезмәт командировкасына җибәрү турындагы боерык күчермәсе, юл билетлары, кунакханәдә яшәгән өчен исәп-хисаплар, дача ширкәтеннән белешмә һәм башка раслаучы кәгазьләр кулланучының даими яшәү урынында булмавын дәлилләүче документ булып санала.

Юл билетларыннан кала, санап үтелгән документларга оешманың (шәхси эшмәкәр) вәкаләтле заты имзасы куелып, мөһер белән расланган, шулай ук теркәү номеры һәм бирү датасы куелган булырга тиеш.

- Коммуналь хезмәтләр тәкъдим итү кагыйдәләренә бәйле аңлашылмаучанлыклар килеп туганда, ТР буенча Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә, - дип белдерә Роспотребнадзор Идарәсенең ТР буенча Нурлат һәм Аксубай территориаль бүлеге җитәкче белгеч-эксперты Алсу Абдулганиева.


Нет комментариев