Киләчәк – безнең кулда
Рәсми

Киләчәк – безнең кулда

Шул көннәрдә районның утырышлар залында дәүләт һәм җәмәгать хезмәте учреждениеләре хезмәткәрләре җыелды. Алар белән дәүләт һәм җәмәгать хезмәте эшчеләренең Татарстан Республикасы профсоюзлар рәисе Ольга Калашникова һәм Профсоюзлар республика комитетының финанс бүлеге мөдире Резидә Кисина очрашты. Очрашуда Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов, Профсоюзның безнең райондагы ышанычлы вәкиле Радик Мостафин, башлангыч профсоюз...

Шул көннәрдә районның утырышлар залында дәүләт һәм җәмәгать хезмәте учреждениеләре хезмәткәрләре җыелды.

Алар белән дәүләт һәм җәмәгать хезмәте эшчеләренең Татарстан Республикасы профсоюзлар рәисе Ольга Калашникова һәм Профсоюзлар республика комитетының финанс бүлеге мөдире Резидә Кисина очрашты.

Очрашуда Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов, Профсоюзның безнең райондагы ышанычлы вәкиле Радик Мостафин, башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре һәм әгъзалары катнашты.

- Бүгенге көндә профсоюз канун буенча сезнең һөнәри, хезмәт һәм социаль-икътисади мәнфәгатьләрегезне һәм хокукларыгызны эштә тәкъдим итәргә, якларга һәм сакларга хокуклы һәм сәләтле булган бердәнбер оешма, - диде киңәшмәдә Ольга Калашникова. - Профсоюзга югары профессиональ кешеләр керә. Киләчәк - безнең кулда.

Ольга Анатольевна 2016 елда республика Профсоюз оешмасы үткәргән эшкә йомгак ясады, үсеш планнары һәм перспективалары белән уртаклашты. Грант ярдәме, профсоюз оештырган бәйгеләр һәм идарәчелек көрәшләре, дәүләт учреждениеләре эшчеләре һәм аларның гаилә әгъзалары өчен каралган санаторий-курортта дәвалану юлламалары хакында сөйләде. Диспансерлаштыру узу кирәклеген дә искәртте.

Барлык профсоюз оешмаларының да үзәк финанслы укытуларга күчүенә бәйле, финанс эшчәнлеге мәсьәләләре буенча башлангыч профсоюз органнарын укыту да оештырылды.

Дәүләт һәм җәмәгать хезмәте учреждениеләре хезмәткәрләрен профсоюз оешмалары программалары һәм тәкъдимнәре белән тулырак таныштыру өчен Ольга Калашникова Аксубайда зональ семинар үткәрү тәкъдимен җиткерде. Шулай ук Профсоюз вәкилләре дә, район башлыгы Камил Гилманов та проектлар һәм бәйгеләрдә, тулаем Профсоюзның җәмәгать тормышында актив катнашырга чакырдылар. Киңәшмә барышында профсоюзның гади әгъзалары, аларның сәламәтлекләре хакында кайгыртканнары өчен республика җитәкчелегенә, ТРның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына, дәүләт һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы профсоюз комитетына рәхмәт белдерелде.


Нет комментариев