“Кар чанасы“ операциясе
Рәсми

“Кар чанасы“ операциясе

Соңгы елларда техника яратучылар үзйөрешле хәрәкәтләнү чараларын күбрәк сатып ала башладылар. Мисалга, кар чаналары, квадрациклларны һ.б. Аларда йөрү өчен күтәртелгән юллар кирәкми. Шулай да мондый транспортта хәрәкәт иткәндә дә иминлек кагыйдәләрен үтәү таләп ителә. Беренче чиратта аларның техник әзерлеге зур билгеләнешкә ия. Шуның өчен аларга дәүләт техник күзәтчелек органнарының техник...

Соңгы елларда техника яратучылар үзйөрешле хәрәкәтләнү чараларын күбрәк сатып ала башладылар.

Мисалга, кар чаналары, квадрациклларны һ.б. Аларда йөрү өчен күтәртелгән юллар кирәкми. Шулай да мондый транспортта хәрәкәт иткәндә дә иминлек кагыйдәләрен үтәү таләп ителә. Беренче чиратта аларның техник әзерлеге зур билгеләнешкә ия. Шуның өчен аларга дәүләт техник күзәтчелек органнарының техник карау үткәрүе шарт булып тора.

9ннан 25 декабрьгә кадәр республикада һәм районда "Кар чанасы" профилактик операциясе игълан ителде. Дәүләт техника карау вәкилләре белән берлектә аңа ЮХИДИ, МЧС һәм аучылык хезмәте вәкилләре дә җәлеп ителәчәк.

"Кар чанасы" операциясе машиналарның техник торышыннан алып, транспортка документларны тикшерүгә кадәр процедураларны үз эченә ала. Тикшерү вакытында машиналарның теркәлү мәгълүматларына тәңгәл килүенә, техника чарасын тиешле кагыйдәләргә таянып теркәүгә, йөртүченең тракторчы-машинист таныклыгы рөхсәт бирү категориясенә яраклашуына аерым игътибар биреләчәк.

- Гостехнадзор бүлеге мәгълүматларына караганда, районда уннарча берәмлек теркәлмәгән моточара бар, - дип сөйли ТР Гостехнадзорның Аксубай районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов. - Аларны теркәмәү хуҗаларына кыйммәткә төшәргә мөмкин. Әлеге төр транспорттан файдалануга җавапсыз карау да шулай ук имгәнүләргә, фаҗигага китерә ала.

Кар чаналары хуҗалары техник карау үткәрү өчен аларны дәүләт техник күзәтчелек органнары билгеләгән урынга алып килергә бурычлы. Кар чаналарына, шундый төрдәге башка автотранспорт чараларына техник карау үткәрүгә кагылышлы мәгълүматларны 2-89-18 телефон номеры буенча Гостехнадзор хезмәтенә шалтыратып алып була.


Нет комментариев