Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Хисап тотарга кирәк

Опекага алучылар һәм попечительләр ел саен хисап тотарга бурычлы. 1 февральгә кадәр опека һәм попечительлек бүлегенә тәрбиягә алынган баланы тукландыруга, беренче кирәк-яракларны сатып алуга һәм башка көнкүреш вак-төякләренә тотылган чыгымнардан тыш, тиешле документлар (товар чеклары күчермәләре, салымнар һәм иминият суммаларын һәм башка түләү квитанцияләре) белән бергә тәрбиягә алынган баланың милкен...

Опекага алучылар һәм попечительләр ел саен хисап тотарга бурычлы.

1 февральгә кадәр опека һәм попечительлек бүлегенә тәрбиягә алынган баланы тукландыруга, беренче кирәк-яракларны сатып алуга һәм башка көнкүреш вак-төякләренә тотылган чыгымнардан тыш, тиешле документлар (товар чеклары күчермәләре, салымнар һәм иминият суммаларын һәм башка түләү квитанцияләре) белән бергә тәрбиягә алынган баланың милкен саклау, куллану һәм аның милке белән идарә итү турында мәгълүмат тәкъдим ителергә тиеш. Бу турыда "Опека һәм попечительлек турында"гы Федераль канунда да белдерелгән.ТР Аксубай районы прокуратурасы ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны ачыклау һәм аларны урнаштыруга бәйле кануннар үтәлешен, опекуннар, тәрбиягә бала алган ата-аналар эшчәнлеген контрольләүне даими гамәлгә ашыра. Район прокуроры ярдәмчесе Ленар Яфизов аңлатып үткәнчә, хисап тәкъдим итүгә бәйле бурычларны үтәмәү, нинди нәтиҗәләргә китерүенә бәйсез рәвештә, опекуннарны һәм попечительләрне гражданлык җаваплылыгына (килешүне өзүгә), административ җаваплылыкка (РФ КоАПның 19.7 маддәсе - мәгълүматлар тәкъдим итмәү); җинаять җаваплылыгына (РФ ҖКның 160 маддәсе - үзләштерү һәм әрәм итү, икенче төрле әйткәндә, ышанып тапшырылган чит кеше мөлкәтен урлау) китерә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев