Бер атна калды
Рәсми

Бер атна калды

Бүгенге көндә аксубайлылардан ана капиталы средствосыннан бер тапкыр бирелә торган түләү алуга 313 гариза кабул ителгән. ПФР Идарәсе 6 миллион 451 мең сум түләгән. Ана капиталыннан бер тапкыр түләнә торган акча күләме 20 мең сум тәшкил итә. РФ Хөкүмәте мондый мөмкинлекне кризиска каршы чара кысаларында тәкъдим итте. Гаиләләр бу акчаны...

Бүгенге көндә аксубайлылардан ана капиталы средствосыннан бер тапкыр бирелә торган түләү алуга 313 гариза кабул ителгән.


ПФР Идарәсе 6 миллион 451 мең сум түләгән. Ана капиталыннан бер тапкыр түләнә торган акча күләме 20 мең сум тәшкил итә. РФ Хөкүмәте мондый мөмкинлекне кризиска каршы чара кысаларында тәкъдим итте. Гаиләләр бу акчаны көндәлек ихтыяҗларда куллана ала. Акча алуга гаризаны 2016 елның 31 мартыннан да соңга калмыйча тапшырырга кирәк. Беренче апрельдән программа туктала, әмма түләүләр дәвам итә.


Нет комментариев