02 хезмәте
Рәсми

02 хезмәте

11ннән 25 гыйнварга кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 65 гариза һәм хәбәр кергән, шуларның 6сы җинаять буларак теркәлгән, 9 юл-транспорт вакыйгасы булган, бәхеткә зыян күрүчеләр юк. 14ннән 15 гыйнварга каршы төндә билгесез затлар Чистай тарафыннан район үзәгенә килеп кергән якта урнаштырылган "Аксубай" бистәсе дигән язуның "А"...

11ннән 25 гыйнварга кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 65 гариза һәм хәбәр кергән, шуларның 6сы җинаять буларак теркәлгән, 9 юл-транспорт вакыйгасы булган, бәхеткә зыян күрүчеләр юк.


14ннән 15 гыйнварга каршы төндә билгесез затлар Чистай тарафыннан район үзәгенә килеп кергән якта урнаштырылган "Аксубай" бистәсе дигән язуның "А" хәрефен урлыйлар - вәхшиләр аны ватып алганнар. Оператив-эзләнү чаралары барышында әлеге хәреф Иске Ильдеряк борылышында табыла.

19 гыйнварда 11.00дән 13.00 сәгатькә кадәр вакыт аралыгында Октябрь урамындагы автотукталышта торган Пермь төбәгеннән булган кунакның "ВАЗ" автомашинасыннан документлар салынган һәм 2,5 мең сум күләмендә акча булган барсеткасы урлана.

20ннән 21 гыйнварга каршы төндә "Аксубай" агрофирмасының "Луч" бүлеге машина-трактор паркыннан ягулык аппаратурасы һәм генератор юкка чыга.

Юлда йөрү 20 яшьлек Яңа Тимошкино кешесе өчен аздан гына фаҗигага әйләнми кала. 21 гыйнварда кичке сәгать тугызлар тирәсендә ул күрше авылга кызы янына барырга чыга. Иске һәм Яңа Тимошкино авыллары арасындагы автотрассада каршы килүче машина көтмәгәндә туктый, һәм автомобиль йөртүче яшь егетне чакырып алып, киемеңдә якытылыкны кире кайтаргыч элемент юк, дип бәйләнә башлый. Үзара сөйләшү җән-җалга әверелә, моңа пассажир да кушыла. Ызгышның кызган мәлендә ул егетнең корсагына пычак белән кадый: яшь кешене курткасының калын булуы гына коткарып кала - яра тирән булмый.

23ннән 24 гыйнварга каршы төндә билгесез адәмнәр, рәшәткәле ишекне ватып, Аксубай бистәсенең Золин урамында урнашкан "Наил" кибетенә үтеп керәләр. Шул ук төнне Иске Ильдеряк авылында "Кристина" кибетен дә басарга тырышып карыйлар.

Әгәр сезгә югарыда телгә алынган яки әзерләнүче җинаятьләр турында нәрсә дә булса билгеле икән, 02: 2-72-06; 2-79-74 телефоннарына шалтыратып Аксубай эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегезне үтенәбез.


Нет комментариев