Тугызынчы сыйныф укучылары туган телдән имтихан тапшырдылар
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Тугызынчы сыйныф укучылары туган телдән имтихан тапшырдылар

23 майда 9 нчы сыйныф укучылары туган тел буенча төп дәүләт имтиханын тапшырдылар

Төп дәүләт имтиханы буенча тест, һәрвакыттагыча, 2 нче Аксубай урта мәктәбе мәйданчыгында имтиханнар кабул итү пунктында узды. 

Туган телләр буенча БДИда 118 укучы катнашты. 64 укучы – чуаш телен, 54 е татар телен тапшырды. 

КИМ бланклары штабта сканлашты һәм сакланган элемтә каналлары буенча белем бирү сыйфатын мониторинглауның республика үзәгенә (РЦМКО) тапшырылды. 

Имтихан нәтиҗәләре 6 июньдә билгеле булачак.


Нет комментариев