Экояз тәмамланып килә
“Экояз-2024” республика бәйгесе ахырына якынлаша.
Икеайлыкның “Чиста су” темасына багышланган 8 нче атнасы төгәлләнә.
Виталий Тимирясов исемендәге Аксубай мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укучылары бәйгенең соңгы атнасында “Гидросфера һәм аны саклау” темасына багышланган проектны якладылар.
Аксубай 2 нче мәктәбе укучылары “Чиста су” акциясе кысаларында әти-әниләре белән бергә елга чикләрендә урнашкан яр буе территориясен чүп-чардан чистарттылар. Әлеге акция белән мәктәп укучылары өлкәннәргә, ял иткәннән соң үз артыңнан чүп-чарны җыештырып калдырырга кирәклеген төшендерделәр.
Кәкре Күл мәктәбе узган атнада безнең дүрт аяклы дусларыбызга багышланган ”ЗооЗабота” экологик марафонына кушылды.
Укучылар сыйныф җитәкчеләре белән бергә этләр һәм мәчеләр өчен “Вега” приютында булдылар һәм аларга төрле ризык һәм кирәк-яраклар калдырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев