Иске Тимошкино мәктәбенең “Җәйге карусель” лагеренда көн чәчәкләргә багышланды
Һәр отряд үз чәчәген күрсәтү өчен әзерләде. Презентация барышында балалар аның сыйфатлары һәм үзлекләре турында сөйләделәр.
Шулай ук “Чәчәкләр турында нәрсә беләсең?” дигән викторина да оештырылды. Чара азагында балалар чәчәкләр – табигатьнең гүзәл иҗат җимешләреннән берсе, әгәр гармониядә яшәргә теләсәк, алар турында кайгыртырга кирәк, дигән фикерне белдерделәр.
Соңыннан барысы да “Чәчәкле аланда” уенында актив катнаштылар. Бәйрәм кәгазьдән төсле композицияләр һәм рәсемнәр бәйгесе белән тәмамланды. Ак кәгазьләрдә тюльпаннар, пионнар, георгиннар, розалар, күкчәчәкләр, ромашкалар чәчәк атты.
Нет комментариев