Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Кешеләр һәм язмышлар

Әниләр-кызлар: Ольга Тимофеева, “Сөт иле Аксу“ агрофирмасының Трудолюбово сөтчелек комплексы сыер савучысы

Кырык елдан артык терлекчелек тармагында армый-талмый хезмәт куя, биш бала тәрбияләп үстергән, һәрвакытта да алдынгылар исәбендә була. Ун ел элек Ольга Юрьевна лаеклы ялга чыга, әмма бүгенгесе көнгә кадәр үз һөнәренә тугры кала һәм комплексның иң алдынгы савымчылары исәбенә керә. Эше тәмамланганнан соң да ул корпустан иң соңгысы булып китә,...

Кырык елдан артык терлекчелек тармагында армый-талмый хезмәт куя, биш бала тәрбияләп үстергән, һәрвакытта да алдынгылар исәбендә була.


Ун ел элек Ольга Юрьевна лаеклы ялга чыга, әмма бүгенгесе көнгә кадәр үз һөнәренә тугры кала һәм комплексның иң алдынгы савымчылары исәбенә керә. Эше тәмамланганнан соң да ул корпустан иң соңгысы булып китә, чөнки бозауларга тиешле сыерларның хәле яхшы булуына инанырга тели. Ун ел элек кызы Татьяна Сулбаева да әнисе эзеннән китә, терлекчелектә эшли. Ул - үз эшенең чын остасы, "Авыл яшьләре" һөнәри осталык буенча республика ярышлары лидеры! Әлеге җиңү безнең районны икенче урынга чыгарды (43 район арасыннан). Әниле-кызлы алар бер корпуста, бер-берсенә ярдәм итеп эшлиләр. Шул ук гаилә сукмагы кече кызы Маринаны да фермага алып килә. Ул бозаулар карый. Марина Ерышова карамагында ике айга кадәрге бозаулар. Ул да үз эшен намуслы башкара, яхшы нәтиҗәләргә ирешә.

- Ольга Юрьевна һәм аның кызлары Татьяна белән Марина, эшкә җавапчыл караган, хезмәт сөючән, тырыш хезмәткәрләр буларак, бары тик рәхмәт сүзләренә генә лаек, - ди "Сөт иле Аксу" агрофирмасының "Октябрь" бүлеге управляющие Рәдиф Канәфин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев