Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Кешеләр һәм язмышлар

Әниләр-кызлар: Галина Павловна Бобкова, район ветераннар советы рәисе

Педучилище һәм КДУның филология факультетын тәмамлаганнан соң, Кәкре Күл, Аксубай сигезьеллык мәктәпләрендә 11 ел дәверендә рус теле һәм әдәбияты укыта. Аннан соң ун ел безнең газета редакциясендә эшли, җирле радио тапшыруларын алып бара. Аннан соңгы 17 елда Аксубай ту-ган якны өйрәнү музеен җитәкли, шул ук вакытта "Музей эше. Һәйкәлләрне саклау"...

Педучилище һәм КДУның филология факультетын тәмамлаганнан соң, Кәкре Күл, Аксубай сигезьеллык мәктәпләрендә 11 ел дәверендә рус теле һәм әдәбияты укыта.


Аннан соң ун ел безнең газета редакциясендә эшли, җирле радио тапшыруларын алып бара. Аннан соңгы 17 елда Аксубай ту-ган якны өйрәнү музеен җитәкли, шул ук вакытта "Музей эше. Һәйкәлләрне саклау" белгечлеге буенча белем ала. Галина Павловнаның теләсә нинди эшкә иҗадый якын килүен билгеләп үтми мөмкин түгел. Ул озак елларга яраткан беренче мөгаллимә, радио тапшыруларын алып баручы булып кала. Аның кабатланмас тавышы әле дә күпләрнең исендә. Җирле музей фондын тулыландыруга да үзеннән зур өлеш кертә, ул эшләгән дәвердә музей иҗадый тормыш белән яши башлый, төрле күргәзмәләр һәм бәйгеләр оештырыла. Музей мәктәп укучылары, өлкән кешеләр, иҗадый интеллигенция һәм кунаклар өчен мәдәният тормышы үзәгенә әверелә.

Галина Бобкованың кызы - Наталья Куштукова, Аксубай туган якны өйрәнү музееның төп саклаучысы буларак, әнисенең эшен дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев