Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

02 хезмәте

Июнь аеның ике атнасында Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 92 гариза кергән, 4 җинаять эше кузгатылган. 7 юл һәлакәте теркәлгән, анда 2 кеше зыян күргән. 31 майдан 1 июньгә каршы төндә "Аксубай" агрофирмасының "Сөнчәле" бүлеге товарлыклы-сөтчелек фермасы кардасыннан ике бозау югала, җинаять эше ачылган, оператив-тикшерү эшләре алып...

Июнь аеның ике атнасында Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 92 гариза кергән, 4 җинаять эше кузгатылган. 7 юл һәлакәте теркәлгән, анда 2 кеше зыян күргән.

31 майдан 1 июньгә каршы төндә "Аксубай" агрофирмасының "Сөнчәле" бүлеге товарлыклы-сөтчелек фермасы кардасыннан ике бозау югала, җинаять эше ачылган, оператив-тикшерү эшләре алып барыла. Ферма территориясе террорчылыкка каршы иминлек таләпләренә туры килми - койма белән әйләндереп алынмаган, бөтен объектка бары тик бер яктырткыч эшли.

4 июнь көнне Аксубай җәмәгать суды хезмәткәрләре иртән эшкә килү белән бина фасадына урнаштырылган Россия һәм Татарстан дәүләт әләмнәренең юкка чыгуын күреп алалар. Күзәтү системасы ярдәмендә каракларның балигъ булмаган балалар икәнлеге ачыклана. Әләмнәр урыннарына кайтарыла. Ә балалар һәм аларның әти-әниләренә административ беркетмә төзелә һәм балигъ булмаганнар эше буенча комиссиягә тикшерүгә җибәрелә.

2 июньнән 4 июньгә кадәр чорда Аксубай кешесенең банк картасыннан 14 мең сум акчасын салдыралар. Акча салдыру операцияләре телефон аша һәм урланган карта ярдәмендә башкарылган. Зыян күрүченең таныш хатыны баштан мобиль банк хезмәте аша 3 мең сум акчасын салдыра, ә аннары банкомат (хатын аның картасының пин-кодын белә) аша ала. Каракны кайнар эздән тоткарлыйлар. Җинаять эше ачылган.

6 июньнән 7 июньгә каршы төндә Иске Үзи авылы мәдәният йорты территориясеннән 200 мм диаметрлы 5 метрлы металл торба урлана. Оператив-тикшерү эшләре барышында угрының шәхесе ачыкланган һәм ул административ җаваплылыкка тартылган.

10 июнь көнне көндезге 12дән 14:00 сәгатькәчә вакыт аралыгында Кәкре Күл авылында бәйдә асралган 4 айлык бозау югала. Әлеге факт буенча тикшерү эшләре алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев