27 февраль 2013 яңалыклары
-
Урман хезмәтенә керткән өлеш
Ватанны саклаучылар көне алдыннан «Аксубай урманчылыгы» ГКУ директор-җитәкчесе Вячеслав Мастриков үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Вячеслав Владимир улының хезмәт кенәгәсендә ул чактагы Аксубай урман комбинатына эшкә алу турындагы бары бер генә язма бар. Алга таба карьера баскычы буйлап күтәрелү турындагы билгеләүләр генә теркәлгән. Соңгысы 1991 елда, урман комбинаты директоры...
-
Ир-егетләрне котладылар
Хәтта кечкенә авылларда да Ватанны саклаучылар көнен Мәдәният учакларында төрле чаралар белән билгеләп үттеләр. Черемушка авылында да Ватанны саклаучыларга багышланган концерт булды. Концертка авыл кешеләре генә түгел, күрше-Емелькино һәм Иске Чуаш Адәмсуы авылларыннан да, шулай ук шәһәрдән авылга кунакка кайткан кешеләр дә җыелды. Тамашачыларны авыл мәдәният учагы базасында оешкан «Черемушка»...
-
Белдерү
2013 елның 6 мартында район Мәдәният йортында Аксубай муниципаль район Советының унсигезенче утырышы була. Утырыш эше сәгать 10.00 да башлана. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәлә кертелә: 1.«Аксубай муниципаль районы башлыгының 2012 елда башкарылган эшләр һәм 2013 елга бурычлар турындагы отчеты».
-
Бары ике көн генә
"Мәгариф бүлеге" муниципаль казна учреждениесендә 1 мартка кадәр агымдагы елда бердәм дәүләт имтиханнарында катнашуга урта белем турындагы аттестаты булмаган узган елларда мәктәпне тәмамлаган чыгарылыш укучыларыннан, башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләре, ссузлар укучыларыннан һәм Армиядә хезмәт итеп кайткан солдатлардан гаризалар кабул ителә.
-
КЭС-баскет Аксубайда
Шимбә көнне «КЭС-Баскет» Россия мәктәп төбәкара баскетбол лигасының суперфинал уеннарын тантаналы ачу булды. Аны ачу тантанасында барлык район җитәкчеләре катнашты. Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гилманов спортчыларга сәламлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. «Без мөһим вакыйгага җыелдык. Бу республика масштабындагы ярыш. Сезгә уңышлар телим! Сез-безнең спортның киләчәге!,-дип ассызыклады Камил Камалович. Ул...
-
Чын ир-егетләр бәйрәме
Шимбә көнне районның төп сәхнәсендә Ватанны саклаучылар көне тантаналы төстә билгеләп үтелде. Район Мәдәният йортының тамаша залына ОВДның шәхси составы, хәрби комиссариат, «Форпост» яшьләр формированиесе вәкилләре, район җитәкчелеге җыелды. Сәхнә түреннән җыелучыларны район башлыгы Камил Гилманов, башкарма комитет җитәкчесе Николай Становов, мобилизацияләү эшләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Рәшит Гәрәев, район...