21 февраль 2016 яңалыклары
-
Тукайга багышлап
Апрель аенда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тула. Район китапханәсе хезмәткәрләренең Аксубай РУЭС филиалы бүлеге хезмәткәрләре өчен оештырган "Могҗизалар кыры" уены районда шагыйрьнең юбилеена карата үткәрелгән тәүге чараларның берсе булды. -Габдулла Тукай - татар әдәбиятының халык шагыйре, - дип билгеләп үтте, уенда катнашучыларны сәламлап, район электр...
-
Кешеләргә – файда, үзенә – эш
Авылларда шәхси хуҗалыклардан сөт җыю белән мәшгуль кешеләр һәр көнне иртә таңнан торып техника кабызып, авыллар буйлап сөт җыярга чыгып китәләр. Бүгенге көндә авыл тормышында сөт җыючы үтә дә мөһим роль уйный. Савруш һәм Урмандеево авыл җирлекләрендә сөт җыю эше белән Петр Иванов шөгыльләнә. Ул моны 20 ел башкара инде....
-
Кубок икенче мәктәптә калды
Аксубайда Евгений Бобов истәлегенә өстәл теннисы буенча турнир үтте. Икенче урта мәктәп укучылары командасы беренче урынны алды. Евгений Бобов истәлегенә өстәл теннисы буенча күчмә кубок кабаттан аксубайлыларда калды.
-
Герой-пионерлар
Патриотик-гражданлык тәрбиясе айлыгы кысаларында 3 нче санлы Аксубай урта мәктәбендә Яшь герой көненә багышланган чара үтте. Укучылар Бөек Ватан сугышы елларында батырлыклар күрсәткән герой-пионерлар турында сөйләделәр, шигырьләр укыдылар, 2004 елда Бесландагы фаҗиганы искә төшерделәр. Чара соңында геройларны бер минутлык тынлык белән хөрмәтләп искә алдылар. Фото mypresentation.ru
-
Әти-әни белән бергәләп – спортка
"Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе!" район ярышлары мавыктыргыч һәм дәртле үтте. "Яшьлек" универсаль спорт залында 18 гомуми урта белем бирү мәктәбе вәкилләре җыелды. Болар районның актив, сәламәт яшәү рәвешен тәрбиянең төп нигезе итеп алган, балаларны спорт белән дус булырга өйрәткән иң үрнәк гаиләләре. Һәр команда башта үзе турында...