Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Спорт

Әти-әни белән бергәләп – спортка

"Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе!" район ярышлары мавыктыргыч һәм дәртле үтте. "Яшьлек" универсаль спорт залында 18 гомуми урта белем бирү мәктәбе вәкилләре җыелды. Болар районның актив, сәламәт яшәү рәвешен тәрбиянең төп нигезе итеп алган, балаларны спорт белән дус булырга өйрәткән иң үрнәк гаиләләре. Һәр команда башта үзе турында...

"Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе!" район ярышлары мавыктыргыч һәм дәртле үтте.


"Яшьлек" универсаль спорт залында 18 гомуми урта белем бирү мәктәбе вәкилләре җыелды. Болар районның актив, сәламәт яшәү рәвешен тәрбиянең төп нигезе итеп алган, балаларны спорт белән дус булырга өйрәткән иң үрнәк гаиләләре. Һәр команда башта үзе турында сөйләде, монда әлбәттә инде, артистлык сәләте дә таләп ителде. Гаилә белән спорт эстафетасы, гимнастика күнегүләре, туп белән ярышлар команда әгъзаларының спорт сыйфатларын бәян итте. Әтиләр, әниләр һәм балалар спорт тематикасы һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә бәйле бирелгән сорауларга җавап эзләп баш ваттылар. Бәйге программасына нокта куйган "Күңелле өчлек" эстафетасы, йөгерештә катнашучыларга көч, дәрт кенә өстәп калмыйча, җанатарларны бераз шаулап алырга да мәҗбүр итте.

Әлеге җиңел булмаган этапларда 3 нче санлы Аксубай мәктәбеннән Ермишкиннарның гаилә командасы иң нәтиҗәлесе булды. Алар 135 балл туплап бәхәссез җиңү яуладылар. Икенче урында Иске Ильдеряк урта мәктәбеннән Посредниковлар. Шул ук мәктәптән Буинскийлар гаилә командасы өченче нәтиҗәгә иреште.

Әлеге гаилә спорт бәйрәме җиңелүләргә юл куймый. Бәйгегә килгән һәр кеше, баллар исәбе буенча булмаса да, гаилә кыйммәтләре буенча җиңүче. Алар - балалар тәрбияләнгән барлык гаиләләргә дә үрнәк.

Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Николай Еграшкин призлы урыннар алган командаларга үзәк һәм юл хәрәкәте иминлеге Фонды исеменнән истәлекле призлар тапшырды. Әлеге көнне хәтерләткән истәлек бүләкләре барлык ярышларда катнашучыларга да бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев