Мөмкинлекләр бар – таләпләрне генә үтәргә кирәк
Районда малларны кышын араннарда асрау мәсьәләсе буенча күчмә семинар-киңәшмәләр дәвам итә.
Анда районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, җитәкчеләр, бүлек управляющийлары, агрофирмалар зоотехниклары катнаша. Киңәшмәдә катнашучылар кабаттан "Аксубай" АФның "Сөнчәле" бүлеге фермасында булдылар. Сөт ташлаган сыерлар, яшь мөгезле эре терлекләр асралган биналарны, корпусларны карадылар. Биналарда тәртип хөкем сөрүен, малларга...