Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Мөмкинлекләр бар – таләпләрне генә үтәргә кирәк

Районда малларны кышын араннарда асрау мәсьәләсе буенча күчмә семинар-киңәшмәләр дәвам итә. Анда районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, җитәкчеләр, бүлек управляющийлары, агрофирмалар зоотехниклары катнаша. Киңәшмәдә катнашучылар кабаттан "Аксубай" АФның "Сөнчәле" бүлеге фермасында булдылар. Сөт ташлаган сыерлар, яшь мөгезле эре терлекләр асралган биналарны, корпусларны карадылар. Биналарда тәртип хөкем сөрүен, малларга...

Районда малларны кышын араннарда асрау мәсьәләсе буенча күчмә семинар-киңәшмәләр дәвам итә.
Анда районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, җитәкчеләр, бүлек управляющийлары, агрофирмалар зоотехниклары катнаша. Киңәшмәдә катнашучылар кабаттан "Аксубай" АФның "Сөнчәле" бүлеге фермасында булдылар. Сөт ташлаган сыерлар, яшь мөгезле эре терлекләр асралган биналарны, корпусларны карадылар. Биналарда тәртип хөкем сөрүен, малларга яхшы тәрбия күрсәтелүен, артым алу өчен сыйфатлы азыкларның җитәрлек булуын билгеләп үттеләр. Ферма хезмәтчәннәре белән эшлекле сөйләшүдә белгечләр малларны саклап калу, артымны күтәрүгә бәйле киңәшләр бирделәр.
"Трудолюбово" бүлегенең сөтчелек комплексына килгәндә терлекчеләр кичке савымга керешәләр иде. Киңәшмәдә катнашучылар ферма хезмәтчәннәре белән аралаштылар, бүгенге күрсәткечләр белән таныштылар. Узган елның декабрендә күзәтелгән күрсәткечләр белән чагыштырганда, монда үзгәреш күз алдында. Савым 5600 килограммнан арткан. Бу өч атна элек күзәтелгән күрсәткечтән 800 килограммнан артыкка күбрәк. Шулай да бозаулар сакланышына кагылышлы проблема кала бирә. Районның баш ветеринария табибе Рәис Хөснетдинов, яңа туган бозаулар беренче көннән үк көр булып үссеннәр, авыруларга һәм башка төрле начар йогынтыларга каршы тора алсыннар өчен аларны ничек эчерергә кирәклеген күрсәтте. Киңәшмә барышында фермадагы проблемалар, сөт комплексы резервлары хакында сөйләштеләр.
- Сыерларның продуктлылыгын, артымны, бозаулар сакланышын күтәрү мөмкинлекләре бар, - дип ассызыклады район башлыгы Камил Гилманов. - Малларны асрау технологиясен кискен үтәргә һәм алдынгы фермаларда хезмәт куючы коллегаларның тәҗрибәсен кулланырга гына кирәк.
- Алга таба зооветеринария таләпләренә аерата җитди карарга, - дип билгеләп үтте "Аксубай" АФ генераль директоры Илнар Сөниев. - Безнең очракта бозауларны эчертү процедурасына, ашату, тәрбияләү, асрауга кагылышлы элементар таләпләрне үтәү хәлне тамырдан үзгәртергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев